Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

            Тел ул - аралашу коралы һәм танып белү чарасы гына түгел, ә аерым бер милләтнең кыйммәтле хәзинәсе дә. Халык үзенең яшәешен туган телендә чагылдыра, дөньяны да үз мәдәниятендә калыплашкан күзаллаулар аша бәяли. Халык мәдәниятенең барлык нечкәлекләре аның телендә чагылыш таба. Шуңа күрә туган тел һәм мәдәният һәрвакыт үзара тыгыз бәйләнештә һәм мөнәсәбәттә карала.Телгә өйрәтү дә шул телдә сөйләшүче халыкның тарихын, мәдәниятен өйрәнү белән тыгыз бәйләнеп, паралель алып барылса гына, ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.